Укытучыларга миллиард: Татарстанда укытучыларга нинди яңа ярдәм чаралары булачак

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Татарстанда мәктәп укытучыларына ярдәм итү чараларын киңәйттеләр. Моннан тыш, хезмәт хакына өстәмә түләүләрне балалар бакчалары тәрбиячеләре, урта һөнәри белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары алачак. Мәгариф системасындагы яңалыклар турында тулырак мәгълүмат - «Татар-информ» материалында.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңа уку елыннан укытучыларга ярдәм итү чаралары арттырылды. Моңа республика бюджетында 1 млрд сумнан артык акча каралган, дип хәбәр итте Иннополиста мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин.

Яшь укытучылар хәзер 10 мең сум күләмендә айлык өстәмә алачак - ул дүрт тапкырга арттырылган.

«Безнең өстәмә белем бирүче яңа педагог» грантына балалар белән түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче 80 хезмәткәр дәгъва итә алачак. Татарстанда беренче тапкыр педагогик хезмәткәрләр өчен торак шартларын яхшыртуга сертификатлар кертелә. Конкурс нигезендә 1 млн сумлык сертификатны эш стажы кимендә өч ел булган 50 яшькә кадәрге 300 педагог алачак.

Гаризалар кабул итү 2026 елның гыйнварыннан башлана, ә түләүләр - шул ук елның августыннан. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы аңлатканча, бу хәзер кирәкле норматив документлар эшләнүе белән бәйле.

Педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итүнең тагын бер чарасы, торак өчен аренда түләвен компенсацияләү.

Хәзер түләүләрне оештыру өчен норматив документлар әзерләнә. Гаризалар быел кабул ителә башлаячак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International