Татарстанда укытучылар торак шартларын яхшыртуга сертификатлар ала алачак

2025 елның 12 сентябре, җомга

Татарстанда беренче тапкыр педагогик хезмәткәрләр өчен торак шартларын яхшыртуга сертификатлар кертелә. Конкурс нигезендә 1 млн сумлык сертификатны эш стажы кимендә өч ел булган 50 яшькә кадәрге 300 педагог алачак. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, балалар бакчалары һәм мәктәпләре тәрбиячеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары торак сертификатына дәгъва итә алачак.

Гаризалар кабул итү 2026 елның гыйнварыннан башлана, ә түләүләр - шул ук елның августында. Министр аңлатканча, бу хәзер кирәкле норматив документлар эшләнү белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International