2025 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлар өчен премиягә конкурста Россиянең 89 төбәгеннән 1 250 белгеч җиңүче булды.
Җиңүчеләр арасында Казан, Чаллы шәһәрләреннән һәм республиканың 13 районыннан (Әлмәт, Апас, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Сарман, Тәтеш, Чирмешән) 34 укытучы бар, лауреатларның һәркайсына 200 мең сум акча түләнгән.
Конкурс ел саен РФ Президентының 28.11.2018 № 679 Указы нигезендә уза. Түләүләр федераль бюджеттан һәм аңа салым түләнми.