Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Самарада туган тел укытучылары хөрмәтләнде
2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
Узган атнаның җомгасында Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда туган тел укытучыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Әлеге чара Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Самара өлкәсе хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә оештырылды.
Шул рәвешле, “Туган телне үстерү һәм саклап калу – илебезнең киләчәктәге мәдәнияте һәм тарихы” дигән шигарь астында узган бу мөһим чараны ”Дуслык” оешмасының җитәкчесе, Бөтендөнья конгрессы бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев ачып җибәреп, залга җыелган укытучыларны сәламләде, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә Самара шәһәрендә тагын бер татар мәктәбе кирәклеген ассызыклады. Бу чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та катнашты. Самара өлкәсе хакимияте исеменнән бәйрәмгә җыелган халыкны өлкәнең җәмгыять фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессияләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова сәламләде. Россия Федерациясенең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә кергән “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов исә балаларны укыту-тәрбияләү, туган телне укыту мәсьәләләре буенча фикерен җиткерде. Шулай ук, әлеге бәйрәмгә өлкәнең татар, башкорт, чуваш, мордва һәм рус мәктәпләреннән ана теле укытучылары да чакырылган иде, дип белдерә Г.Шәйхи.
Р.Закиров мәдәният сараена җыелган педагогларны, әти-әниләрне котлап, үзенең теләкләрен җиткерде, туган телебезне саклаган, балаларга үз ана телләренең нечкәлекләрен өйрәткән, туган телне хөрмәтләгән укытучыларга рәхмәт белдерде. Чыгышында ул Самарада тагын бер татар мәктәбе кирәклегенә басым ясады. Шулай ук, Ринат Закиров Самарадагы “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзадә Фәйзуллинаның “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булуын хәбәр итеп, шушы исемне раслау атрибутларын тапшырды. Өлкәнең төрле районнарыннан килгән берничә укытучы Бөтендөнья татар конгрессының “Рәхмәт хаты” на лаек булды. “Яктылык” мәктәбеннән Рәсимә Алюшевага Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды. Әлеге тантанада шулай ук, өлкәнең төрле министрлыкларыннан килгән вәкилләр Шынталы, Камышлы, Похвистнево районнары укытучыларына Мактау кәгазьләрен тапшырды. Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да тантана соңында сүз алды.
Бәйрәм чарасы Казаннан килгән сәнгать осталары чыгышы белән дәвам итте. ”Казан” бию ансамбленең зәвыклы милли биюләрен тамашачы алкышларга күмеп, иркенләп ял итте.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
Татарстанлылар «Профессионаллар» чемпионаты финалында чыгыш ясаячак
Татарстан Республикасы вәкилләре һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалында катнашачак.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында МХОда катнашучыларның балаларына ярдәм чараларын атадылар
Татарстанда МХОда катнашучыларның балалары университетларга укырга кергәндә ярдәм ала, шулай ук мәктәпләрдә ике тапкыр һәм көллият һәм техникумнарда көндезге бүлектә укучы студентлар өчен бер тапкыр бушлай кайнар ашау каралган.
Бөтенроссия физкультура укытучылары съезды башланды
Тула өлкәсендә 18 майда Бөтенроссия физкультура укытучылары съезды үз эшен башлап җибәрде.
Булачак укытучылар өчен «Будь учителем» педагогик белем бирү навигаторы эшли башлады
Абитуриентлар өчен «Будь учителем» навигаторы ачык. Порталда көллият яки югары уку йортын сайларга, һөнәри үсеш мөмкинлекләре турында белергә, шулай ук укытучылар җәмгыятенең уңышлы вәкилләре тарихы белән танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз