Бүген мәктәпне тәмамлап, шәһәргә белем алырга киткән яшьләр авылда төпләнеп калырга ашыкмый. Укучыларда туган җирләренә карата ничек итеп мәхәббәт уятырга? Биектау районының Мәмдәл мәктәбе укытучылары әнә шул сорауга җавап эзли.
Мин авылны сайлыйм!
Күптән түгел Мәмдәл мәктәбенә директор итеп билгеләнгән Казан (Идел буе) федераль университеты мөгаллимәсе, педагогика фәннәре кандидаты Фәридә Газизова тырышлыгы белән биредә “Мин авылны сайлыйм” дигән республикакүләм конференция уздырылды. Директор әйтүенчә, бәйге югары сыйныф укучыларын авылга таба юнәлтүгә зур адым булып тора. Анда балалар бик теләп катнаша икән. Быел республиканың төрле районнарыннан 160 укучы авылга багышланган проект эшләрен, фәнни эзләнүләрен тәкъдим иткән. Авылның тарихы, табигате, этнографиясе, гореф-гадәтләре, экологиясе, эшмәкәрлек буенча чыгышлар ясалган. Проектларның барысы да кызыклы, файдалы, аларны авыл җирендә тормышка ашырып була дип табылган.
– Яшьләрне мәктәптән үк эшмәкәрлеккә өйрәтергә кирәк. Хәзер бит хөкүмәт тарафыннан төрле субсидияләр бирелә. Аны ничек итеп алып булуын, авылда калганнарга нинди мөмкинлекләр тудырылуын укучылар алдан ук белеп торырга тиеш, – ди Фәридә Габдулловна. – Яшьләр авылда үзләре хезмәт урыннары булдырып, башкаларны да шунда җәлеп итә ала. Элеккеге кебек колхоз-совхозлар юк инде ул. Бүген теләгән кеше чәчәк үстереп, мал асрап, җир алып, анда печән үстереп яки башка шөгыль табып, акча эшли ала.
– Авыл баласы эшне яратып башкара. Бездә имтихан – имтихан, хезмәт хезмәт урынында. Балаларның эшкә карата мөнәсәбәте үзгәрмәде, – ди технология укытучысы Венера Сафиуллина.
Быелгы уку елыннан 10 нчы сыйныф укучылары өчен “Гаилә икътисады”, умартачылык, авыл хуҗалыгына багышлаган курслар оештырыла башлаган. Киләсе елдан мәктәп үз умарталыгын булдырмакчы. Моңа кадәр ватык торган тракторны да ремонтлатканнар. Ширкәт җитәкчесе бәрәңге утыртырга гектарлаган җир бирергә вәгъдә иткән. Бәрәңге сатудан кергән акчаның бер өлешенә тавыклар, 1-2 үгез сатып алырга исәплиләр. Ит балаларны тукландыру өчен тотылачак. Заманасында мәктәпнең 15 ләп үгез асраган чаклары булган. Мәктәп территориясен дә зәвыклы итеп эшләргә җыеналар.
Ни имтихан, ни аттестат...
Бүген мәктәпләр укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү белән генә шөгыльләнә дисәң, һич ялгыш булмас. “Имтихан бирә алмаган бала да аттестат алып чыгарга тиеш, минемчә. Аттестатсыз калу баланың горурлыгына тия, андыйлар рухи яктан үзләрен бер баскычка түбән итеп хис итә. Белешмә белән чыгучылар өчен махсус уку йортлары булдырылсын иде. Ә болай алар ни имтихан бирә алмый, ни аттестат ала, ни эшкә урнаша алмый. Аларның авылда эшмәкәрлек оештыру дигән нигезе дә булмый, алар кимсенеп йөриләр”, – ди мәктәп директоры.
Узган ел Мәмдәл мәктәбендә тугызынчы сыйныфны 7 укучы тәмамласа, шуларның 4се, БДИдан куркып, техникумнарга киткән. Быел 19 укучының яртысы китәргә җыена.
Бармагыңны тешләргә бирсәң...
– Баланы автобуска утыртып, күрше авыл мәктәбенә ташуга каршы мин. Иртәнге сәгать 7 дә күзен тырнап ачып, ул мәктәпкә китә, анда 7-8 сәгать дәрес укып кайта. Башта авыр булса да, 6-7нче сыйныфларда ияләшә, ә 7-8 нче сыйныфта авылны кирәксенми башлый. Ул авылсыз да, әти-әнисез дә яшәргә күнегә. Аның туган авылына кендеге дә, күңеле дә берекми. Кайда гына урнашса да, беркемне дә сагынмый торганга әйләнә. Авыл проблемасын аңлап, урамыннан рәхәтләнеп йөргән бала гына туган җиренә берегә ала. Иртән караңгыда автобуска утырып күрше авылга киткән, көн буе шунда кайнаган, өенә кич арып кайткан баланың күзенә бернәрсә дә күренми, – ди Фәридә ханым.
Бүген укытучылар коллективын мәктәпнең киләчәге борчый. Чөнки программа буенча 2016 елда урта мәктәптә кыскарту көтелә икән.
– Элекеге мәгариф бүлеге башлыгы Ринат Бариев, сездә укучылар күп, мәктәпне япмас өчен яхшы итеп укытыгыз, олимпиадаларда катнашып урыннар алыгыз, БДИны яхшы бирегез, дигән иде. Менә шуннан соң тырышлыкны бермә-бер арттырдык. Узган елгы олимпиадаларда күп урыннар алдык. Тик урта мәктәпнең ябылу алдында торуы безне бик борчый, – ди тарих, җәмгыять фәннәре укытучысы Зөмәрә Шәрәфетдинова.
Мәктәптә аттестатсыз калучы юк. Узган ел 6 укучының 2 се – алтын, берсе көмеш медальгә тәмамлаган. Рус теле имтиханыннан уртача күрсәткеч – 71 балл. Бу – республиканыкыннан, ә математика һәм җәмгыять белеме сынаулары күрсәткечләре районныкыннан югарырак дигән сүз.
– Бер бармагыңны тешләргә бирсәң, беләзегеңнән үк өзеп алалар. Әнә Яшел Үзән районының Бишнә урта мәктәбен башта тугызъеллыкка, аннан башлангычка калдырдылар. Бер сыйныфта ике бала булса да, алар үз мәктәбендә укырга тиеш. Авылда балаларны калдыра, аларны эшләргә өйрәтә алсак, алар әти-әни булып, балалар үстереп, дәвамчылар булачак, – ди авыл җанлы директор.
Юртыш белән Мәмдәл – бербөтен
Авыл кешеләре бу ике авылны бер-берсеннән башка күзаллый да алмый. Чөнки аларны үзара тоташкан дисәң дә ярый. Ике авылга 940 кеше исәпләнә. 350 ләп хуҗалык бар. Авылларга асфальт салынган, газ-су кергән. Юртыш авылында – 6, Мәмдәлдә 5 кибет эшли. Димәк, авыл халкы начар яшәми. Мәктәп яшендә ике авылда 70 ләп бала бар. Быел беренче сыйныфка 10 бала кергән. Мәктәптә бүген 100 бала белем ала.
Буш торган нигезләр юк, андый йортларга шәһәрдән кайтып урнашалар икән. Элек авылдан чыгып китеп, нигезен бер дә карамаган кешеләр булган. Хәзер исә шәһәрдә яшәгән кешеләр туган йортларын гөл итеп тоталар. Бары тик авылда эш урыннары булдыру гына кирәк. Ә мәктәп киләчәктә, бәлкем, чыннан да, бу проблеманы чишәргә ярдәм итәр.