27 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркы базасында «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат әйберләре ярминкә-күргәзмәсе узачак.
Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Казан” агросәнәгать паркы һәм ТР урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең директорлар советы ярдәмендә үткәрелә. Ярминкәдә 300дән артык мәгариф оешмасы катнаша, шуларның 65 урта һөнәри белем бирү учреждениесе республиканың 43 муниципаль районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән.
Һәр муниципаль район көллият, техникум, мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм регион предприятиеләренең уртак тырышлыгы белән төзелгән экспозиция мәйданчыгын күрсәтәчәк.