Татарстанда мәктәпкәчә һәм мәктәп, шулай ук өстәмә һәм һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары, 2026 елда агымдагы, 2025 ел белән чагыштырганда, 20 %ка арттырылды. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтелде, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
Аерым алганда, балалар бакчаларында финанслау нормативлары төркемнәрнең юнәлешенә, мәктәпкәчә учреждениенең территориаль урнашуына, атнаның эш көннәре санына, балаларның күпме вакыт булуларына, төркемдә тәрбияләнүчеләрнең яшенә һәм аларның сәламәтлегенә бәйле.
Моннан тыш, комитет әгъзалары республика законнарын федераль законнарга туры китерү өчен эшләнгән фән һәм фәнни эшчәнлек турында республика канунына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карады.