Казанда «Россиядә математика фәнен укыту концепциясе: аның үсеш мәсьәләләре һәм киләчәге» дип аталган форум узды

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Чарада республиканың математика укытучылары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары һәм мәгълүмати-методик үзәк директорлары катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый зур чара республикабызда беренче тапкыр оештырыла.
Форумда Татарстанда «фәннәр патшасы» үсеше турында фикер алышачаклар һәм гомумән Россиядә математик белем бирүнең концепциясенә күзәтү ясадялар. Чара кысаларында, Казанның 12 мәктәбенең – математик белем бирү үзәкләренең эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Форумда катнашучылар өчен ачык дәресләр, түгәрәк өстәлләр һәм төрле остаханәләр дә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International