Рөстәм Миңнеханов укытучыларны котлау тантанасында катнашачак

2025 елның 3 октябре, җомга

4 октябрьдә Халыкара укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Корстон»да узачак.

Чарада республиканың барлык районнарыннан укытучылар, педагогик династия вәкилләре, Татарстан Республикасының халык укытучылары, тармак ветераннары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, мәгариф идарәләре бүлекләре башлыклары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар, республика, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, ректорлар, башкарма комитетлар җитәкчеләре урынбасарлары һәм башкалар – барлыгы 800дән артык кеше катнаша.

Укытучыларны бәйрәм белән танылган җырчылар һәм эстрада артистлары - Раяз Фасихов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Фирдүс Тямаев, Марат Галимов, Алия Карачурина һәм башкалар котлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International