Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Укытучылар көне белән котлавы

2025 елның 5 октябре, якшәмбе

Кадерле укытучылар, мөгаллимнәр, остазлар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйм чын күңелемнән котлыйм!

Сезнең кулыгызда илебезнең иң кыйммәтле байлыгы – киләчәктә Россия тарихын тудырачак буын. Сез көн саен чын батырлык эшлисез – белем бирүдән тыш шәхес формалаштырасыз, балаларның йөрәгендә кызыксыну чаткыларын кабызасыз, аларны уйларга, кайгыртырга, үз-үзләренә ышанырга өйрәтәсез.

Сезнең һәр җиңүегез зур хезмәт – төн йоламыйча дәфтәр тикшерүләр, һәр балага аерым якын килү юлын эзләү, даими камилләшү. Сезнең эшегез профессионализм гына түгел, чиксез сабырлык, зирәклек һәм рухи юмартлык таләп итә. Һәм сез бу гади булмаган миссияне намус белән башкарасыз!

Технологияләр гадәттән тыш тизлек белән үсә торган хәзерге заманда нәкъ менә сез, балаларга мәгълүмат ташкынында югалмаска ярдәм итәсез.

Ерак торак пунктларда, кечкенә мәктәпләрдә эшләүче укытучыларга аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең хезмәтегез тирән ихтирамга лаек.

Һәрберегезгә дә укучыларыгызның уңышлары, хезмәттәшләрегезнең хөрмәте һәм ата-аналарның рәхмәтен ишетеп шатланырга язсын. Яраткан эшегез куанычлар гына китерсен! Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади илһам, иминлек, нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим!

Хезмәтегез, киләчәк буынны тәрбияләүгә бар күңелегезне биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә!

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International