Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бүгенге көндә республикада физик мөмкинлеге чикләнгән 13 меңнән артык мәктәп яшендәге бала бар
2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
“Республикада “Һәркемгә уңайлы мөхит”программасы нәтиҗәле рәвештә тормышка ашырылып бара . Бүгенге көндә, 35 гомуми белем бирү мктәбендә физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен махсус шартлар тудырылган. Министрлар кабинеты тагын берничә белем бирү учреждениеләрендә физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен уңайлыклар тудыру турындагы яңа карар өстендә эшли”, - бүген, “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә “Гаилә һәм мәктәп” журналы уздырган “Физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы мәктәпкә әзерләү” исемле түгәрәк өстәл барышында , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының опека һәм попечительство бүлегенең әйдәп баручы консультанты Земфира Терентьева әнә шулай дип белдерде Бүгенге көндә Республикада физик мөмкинлеге чикләнгән 13 меңнән артык мәктәп яшендәге бала бар. Шушы ук категориядән 5929 бала махсус коррекцион белем бирү учреждениеләрендә укытыла. 6 меңнән артыгы - күпчелек балалар укый торган мәктәпләрдә белем ала.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның мәктәптә укучы категориясе үз эченә саңгырауларны һәм начар ишетүчеләрне, сукырларны һәм начар күрүчеләрне, аяк-куллары йөрми торганнарны, сөйләмендә кимчелекләр күзәтелгәннәрне һәм психик авырулардан интегүче балаларны ала.
“Психик мөмкинлеге чикләнгән балалардан калганнары гомуми белем бирү мәктәпләрендә укый. Авыру балаларны укыту өчен максималь шартлар тудырылмаса да, законда каралганча, алар белем алу хокукына ия. Безнең педагоглар да мондый балаларга белем бирүдә сынатмый. Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар да – башка балалар кебек үк мәктәп программасын үзләштерә, БДИ бирә һәм яшьтәшләреннән калышмыйча шулай ук һөнәри белем бирү учрежденияләрендә укый.”, - диде Земфира Терентьева.
“Һәркем өчен уңайлы мөхит” турында сөйләгәндә, махсус коррекция учреждениеләрендә белем алучы сукыр, саңгырау, кул-аяклары авырлык белән хәрәкәт итүче, авырлык белән сөйләшүче балалар турында да искә алу мөһим. Земфира Терентьева сүзләренә караганда, балаларның күпчелеге укый торган гомуми белем бирү мәктәпләрендә бу категориягә кергән балаларны укытырдай белгечләр җитешми. “Мәктәпләргә тифлопедагоглар (сукыр балалар белән эшләүче), логопедлар (сөйләме начар булган балалар белән эшләүче), сурдопедагоглар (саңгыраулар белән эшләүче), олигофрен –педагоглар (акылга тулы булмаучылар белән эшләүче) җитми. Без дә, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы да бу проблема барлыгы турында беләбез һәм моны яхшы якка үзгәртү өстендә эшлибез. Иң башта бу проблеманы хәл итергә кирәк. Бу проблема хәл ителсә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту буенча шартлар тудырырга нигез барлыкка киләчәк”, - дип белдерде ул.
Белем бирүче һөнәрен сайлаган кайберәүләрне “Һәркем өчен уңайлы мөхит” программасы буенча, тифло-, сурдо- һәм олигофрен-педагог белгечлегенә укытканнар. Укытуларның гомуми чыгымы – 5 млн. сум
Земфира Терентьева әйтүенчә, физик мөмкинлеге чикләнгән баласы тиешле белемне ала алсын өчен, ата-ана шәһәрнең үзе яшәгән районында урнашкан мәгариф бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моннан тыш, республикада психологлар, медиклар, педагоглар кергән комиссия оештырылган. Биредә, физик мөмкинлеге чикләнгән балага отышлырак булырдай белем бирү учреждениесен билгелиләр. Балаларның күпчелеге йөри торган мәктәп, шундый ук мәктәптә индивидуаль программа буенча белем алу, махсус коррекцион учреждениеләрдә яки өйдә уку тәкъдим ителәчәк. Баласына кайсысы кулайрак булуын ата-ана үзе сайлап ала.
Бүгенге көндә, мәгариф системасында 52 махсус коррецион белем бирү учреждениеләре бар. Саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр өчен Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Камада, күз күреме бозылганнар өчен Яр Чаллы Казан шәһәрләрендә һәм Лаешта, сөйләмендә кимчелекләр күзәтелгән һәм аяк-куллары йөрмәүче балалар өчен Әлмәт, Казан, Чаллы, Түбән Камада, психик тайпылышлары булганнарга республиканың 16 район һәм шәһәрендә махсус белем бирү оешмалары бар.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Космонавтика көне белән котлавы
Кадерле дуслар!
10
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов: Икътисадның тотрыклы үсеше югары квалификацияле белгечләрдән һәм фәнни базадан башка мөмкин түгел
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков университет технологик эшкуарлыгының экосистемасы вәкилләре белән очрашты.
Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре нә илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сум акча тотылган
Татарстанның университетлары һәм фәнни учреждениеләренә 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган яңа илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сумга якын акча тотылган.
Татарстан мәктәпләре космоска багышланган «Белем» квизына кушылды
Татарстанның 1,5 мең мәктәбендә “Гагарин атналыгы” кысаларында “Белем” Россия җәмгыятенең тематик квизы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз