Республика семинары “Мәктәпкәчә мәгариф системасында инновацион белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү”

2013 елның 29 ноябре, җомга
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013-2014 уку елына эш планы буенча 2013 нче елның 29 нчы ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә мәгариф оешмалары базасында “Мәктәпкәчә мәгариф системасында инновацион белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү” темасына республика семинары уздырыла.
Семинар кысаларында мәктәпкәчә мәгариф системасына яңа инновацион белем бирү технологияләрен, мәктәпкәчә мәгарифнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү мәсьәләләре каралачак. Моннан тыш, семинар кысаларында Яр Чаллы шәһәре мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының яңа инновацион технологияләрне гамәлгә кертү буенча эш тәҗрибәләрен презентацияләү булачак. Балалар бакчасында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, учреждение буйлап экскурсия оештырылачак.

Пленар утырыш Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда уздырыла. Пленар утырышта ТР Премьер министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов; “Дрофа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (ООО) директорлары Советы Рәисе, Россия мәгариф академиясе (РАО) әгъза-корреспонденты А.М. Кондаков, Мәскәү шәһәренең “Хорошевская гимназия” директоры С.В. Плахотников чыгыш ясаячак.
Республика семинарында муниципаль берәмлек башкарма комитетларының мәгариф бүлеге (идарә) башлыклары, мәгариф идарәсе методик хезмәт күрсәтү органнары җитәкчеләре, мәгариф идарәсе органнарының мәктәпкәчә мәгариф эшенә күзәтүчелек итүче белгечләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International