“Сәламәт ана-сәламәт бала” исеме астында үткәрелгән республикакүләм акция турында

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
2013 елда республикакүләм наркотикларга каршы “Мөстәкыйль балалар” проектын тормышка ашыру һәм үстерү кысаларында, Рәсәйкүләм әниләр көне үткәрелү уңаеннан Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгы Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте белән берлектә “Сәламәт ана-сәламәт бала” акциясе үткәрелүе турында хәбәр итте. 2013 елның 24 ноябрендә 12 дән алып 15 сәгатькә кадәр Ленин исемендәге мәйданда “Мәстәкыйль балалар” проеты катнашучылары шул исем астында акция уздырдылар.
Акциянең максаты: “Мөстәкыйль балалар” проекты катнашучыларының гражданлык активлыкларын актуальләштерү, алклголь, тәмәке һәм наркотикларның начар йогынтысы турындагы сорауларга җавап бирү. Хатын-кызлар белән исә начар гадәтләр булса, алардан арынып торырга дигән бер көнлек килешүләр төзелде.
Акция ахырында барлык килүчеләргә мәхәббәт символы саналучы йөрәкләр таратылды, сәламәтлек теләнде ,беләзекләренә кызгылт-сары төстәге тасмалар бәйләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International