Татарстан Республикасы мәктәпләре Рособрнадзорның сыйфат билгесен алдылар

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белем бирү сыйфатын бәяләү буенча бөтенроссия конференциясе барышында 14 ноябрьдә "Мәгариф оешмалары өчен сыйфат билгесе" проектына нәтиҗә ясау турында игълан итте.

"Мәгариф оешмалары өчен сыйфат билгесе" ике юнәлештә гамәлгә ашырыла:

- Югары белем бирү нәтиҗәләре - югары һәм шул ук вакытта объектив белем бирү нәтиҗәләре булган гомуми белем бирү оешмаларына бирелә торган билге у. Бу билге белән Россиянең 63 төбәгеннән 330 мәктәп билгеләп үтелде.

- Бәяләүнең югары культурасы - гомуми белем бирү оешмаларына югары объектив бәя бирү билгесе ул. Әлеге юнәлеш буенча 970 мәктәп югары бәя алды.

Татарстанда 21 белем бирү оешмасы “Югары белем бирү нәтиҗәләре” билгесе алды. Ә "Бәяләүнең югары культурасы" билгесе республиканың 54 гомуми белем бирү оешмасына бирелде.

"Без зур шәһәрләрнең топтагы мәктәпләрен генә түгел, ә социаль-икътисадый шартлар чикле булган , яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләрне дә билгеләп үтәчәкбез. Объектив нәтиҗәләр күрсәткән һәм моннан курыкмаган мәктәпләрне аерым билгеләп үтәчәкбез ", - диде Анзор Музаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International