Укучыларның актив гражданлык позициясен һәм коррупциягә каршы дөньяга карашын формалаштыру, укучыларның коррупциягә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, гомуми белем бирү оешмалары укучылары , һөнәри белем бирү оешмалары студентларының иҗади сәләтләрен үстерү максатларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча белән берлектә уздырыла.
Конкурсның максаты - укучыларның актив гражданлык позициясен һәм коррупциягә каршы карашын формалаштыру.
Конкурска 1 272 эш бирелгән, шул исәптән түбәндәге категорияләрне дә кертеп: аппликацияләр - 179, плакатлар - 343, видеороликлар - 187 һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләре видеороликлары - 124, иншалар (туган телдә) - 216, иншалар (рус телендә) - 223.
Муниципаль һәм мәктәп этапларында 84 меңнән артык эш каралган.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 5 декабрьдә планлаштырыла.