Татарстанның 30 балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты лауреаты булды

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

18 ноябрьдә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 348 нче балалар бакчасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Тантанада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, ТР Мәгариф үсеше институты, Казан педагогика көллияте вәкилләре, мәгариф идарәсе органнары белгечләре, шулай ук грант җиңүче балалар бакчалары җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.

2025 елда грант алуга республиканың 31 муниципаль берәмлегеннән 35 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы гариза биргән.

Конкурста сайлап алу йомгаклары буенча республиканың 30 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы грант алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International