Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Тәтеш районына эш сәфәре кылды, анда ул мәгариф учреждениеләре эше һәм студентларны укыту шартлары белән танышты.
Визит барышында ведомство башлыгы ике һөнәри белем бирү учреждениесендә - Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында һәм Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә булды. Министр читтән килгән студентлар яши торган уку корпусларын һәм тулай торакларын карады, матди-техник базасы белән танышты.
Илсур Һадиуллин Тәтеш кадет интернат-мәктәбендә булды. Визит вакытында министр уку корпусын йөреп чыкты, кадетлар белән әңгәмәләр үткәрде, аларның укудагы уңышлары һәм киләчәккә планнары белән кызыксынды.