Татарстанда укытучыларга - яшь белгечләргә айлык өстәмә түләү 4 тапкыр диярлек - 2510 сумнан 10 мең сумга кадәр арттырылган. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Өстәмә түләү алучылар исәбенә һөнәри белем бирү учреждениеләренең яшь укытучылары да кертелгән.
Документта 2025 елның 1 сентябреннән гамәлгә керә дип билгеләп үтелә. Шулай итеп, өстәмәләр агымдагы уку елы башыннан арттырылган.