Бакча ул – тәрбия урыны

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

Балалар бакчаларында түләүле түгәрәкләр бары тик әти-әниләр рөхсәте белән генә оештырылырга  мөмкин. Яңа  расланган мәктәпкәчә белем бирү стандартлары сабыйлардан имтихан алуны күздә тотмый. Республикада ришвәт алуда гаепләнгән  бакча  мөдирләре арасында эштән куылучылар да бар.

– Әгәр бакчада баланы  психологик, тәрбия һәм белем ягыннан мәктәпкә тие­шенчә әзерли һәм аларның сәләтен, мөмкинлек­ләрен  бәя­ли алмасак,  алга таба  нин­ди дә булса нәтиҗәләр булачагы шикле. Шуңа күрә  мәк­тәпкәчә белем бирү учреж­­ден­ие­ләренең хә­лен тамырдан үзгәртергә ки­рәк. Моны ноябрь аенда расланган мәктәпкәчә белем бирү стандартлары да таләп итә, – дип белдерде ТР Премьер-ми­нистры урынбасары – мәга­риф һәм фән министры Энгель Фәттахов “ВТ” хәбәр­чесенә.

– Бакча ул – баланы вакытлыча калдырып торыр өчен түгел, тәрбия урыны, – ди ТР Президенты Рөстәм Миңне­ханов. Бездә 2016 елга кадәр  3 яшьтән өлкәнрәк  булган барлык сабыйларны да бакчага урнаштырып бетерергә җые­налар. Монда  өчьеллык федераль программа ярдәмгә ки­ләчәк. Программа таләп­ләре буенча республика да үзеннән өлеш кертергә тиеш. Әйтик, 2013 елга федераль казнадан – 962 миллион, республикадан 1,3 млрд  сум акча би­рел­гән. Беренче елны 6 мең­нән артык бәләкәчкә  урын булдырмакчылар. Хә­зерге вакытта  шуның ике меңгә якыны әзер инде. Бу инде яңа биналар төзелә, элек башка оешмаларда булган бакчалар кире кайтарыла, эшләп килүчелә­рендә яңа урыннар булдырыла дигән сүз. Хәзерге вакытта бигрәк тә Казан, Чаллы  шә­һәр­лә­рендә мәсьәлә кис­кен­рәк тора. Бүген 3 яшьтән зуррак булган  меңнән артык бала  электрон чиратка язылган. Казанда 7 яңа бакча тө­зелә, иске биналарны яңар­ту бара.  Республикада барлыгы 27 бакча сафка басачак. Алар тулысынча  май аена кулланышка тапшырылыр дип кө­телә.
Күптән түгел бакчаларыбызга татар һәм рус теллә­рендә тәрбия бирү өчен яңа  укыту-методик комплектлар (УМК) таратылган иде. Хәзер инде  аларны тиешле дәрә­җәдә куллану өчен мультимедиа чаралары кирәк. Әлегә   барлык бакчаларда да электрон җиһазлар юк. Бу җәһәттән республика җитәк­челеге ноутбук, проектор һәм башка әсбаплар алу өчен 200 миллион сум акча биргән. Бакчаларда уенчыклар, күр­сәтмә материаллар җитми. Бу проблемалар да тиздән хәл ителер дип ышандыра рес­пуб­ликаның баш педагогы. “Бакчада уенчыклар яңа булса да, арада ватылганнары да бар. Шуңа күрә әти-әниләр комитеты белән бергә­ләшеп, уенчыклар сатып алырга кирәк дип киңәшләш­тек.  Балаларга уйнар өчен комлык булса да,  бакчада мәйдан­чык юк”, – дип борчыла Саба районы­ның Сатыш авылыннан Гүзәл Садыйкова.
Балалар бакчалары буенча яңа стандартларда имтихан тапшыру дигән нәрсә юк. Са­быйның мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, юнәлеш бирү күздә тотыла. Ә менә татар һәм рус телендә ничә сүз белүе  мөһим. Телләрне өй­рәтү буенча  “Иң яхшы билингваль бакча” гранты тагын игълан ителәчәк. Быел татар һәм рус телләрен иң яхшы белгән  20 бакча берешәр миллион сум акча отса,  килә­се елдан грант фонды 50 миллион сум булачак. Димәк, 50 бакчага бәхет елмая дигән сүз.

Министр әйтүенчә, бакчаларда мәжбүри түләүле хез­мәтләр булырга тиеш түгел. Аны бары тик әти-әниләр теләге буенча гына үткәрергә мөмкин. “СанПин нормалары буенча  өстәмә дәресләр атнага 2 тапкырдан да артык булмаска тиеш. Аларны  төп программа кысаларында үт­кәрү  рөхсәт ителми. Без моны күз уңында тотабыз”, – ди Энгель Нәвапович.

Быелның 11 аенда респуб­ликаның Белем сыйфатына күзәтчелек итү  департаменты планлы рәвештә  399 бакчаны тикшергән.
Хаталарны төзәтү өчен 398 күрсәтмә бирелгән. 331 мәктәпкәчә учреждение буенча ришвәт, шулай ук түләүле хезмәтләр буенча ши­каять­ләр булган. Сигез бакча­ның эшчәнлегендә кимчелек­ләр табылган. Ә мәктәп-бакчаларда әти-әниләрдән мәҗбүри акча җыю буенча министрлыкның “кайнар элемтә”се быелгы уку елы  башында 48 шикаять кабул иткән. Ата-аналар мәктәпкәчә учреждение фондына, бинаны ремонтлауга, балалар мәйданчыгы төзекләндерүгә, җиһаз, уенчыклар алырга, каравыл хезмәте  өчен акча җыюны хәбәр итәләр. Иң күп шикаятьләр Казан, Чаллы, Яшел Үзән,  Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Арча, Алабуга, Баулы, Нурлат шәһәрләреннән, Биектау районыннан.

Баулыдагы 2нче бакча мөдире Р. Галәүтдинова үз теләге буенча эшеннән  киткән. Казандагы 139нчы (мөдире  Э.Сафина),  322нче (мөдире  А.Осипова), Арчадагы 10нчы (мөдире Ф.Шакирова), Түбән Камадагы 42нче (С.Гарипова)  бакчалар буенча эшләр ТР Прокуратурасына һәм Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә җибәрелгән.

Билгеле булганча, яңа елдан бакчаларда түләү артачак.  Әти-әниләр министрлыкның сайтына кереп, “электрон калькулятор” аша үзләренең  ничә сум акча түләргә тиешлеген санап карый ала. Монда,  социаль ярдәм буларак, беренче, икенче, өченче балага бирелә торган федераль субсидия саклана, гаилә кеременә карап, беренче тапкыр төбәк компенсациясе билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International