29 нчы ноябрьдән 1 нче декабрьгә кадәр «Костер» Республикакүләм балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә «Самостоятельные дети»-«Мөстәкыйль балалар» дип аталган наркотикларга каршы проектның профильле сменасы узды.

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
29 нчы ноябрьдән 1 нче декабрьгә кадәр «Костер» Республикакүләм балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә «Самостоятельные дети»-«Мөстәкыйль балалар» дип аталган наркотикларга каршы проектның профильле сменасы узды. Сменада республикабызның төрле районнарыннан килгән 11 яшьтән алып 17 яшькә кадәр иң актив балалар катнашты.
Сменаны ачу тантасында “Наркотикларсыз тормыш” дип аталган наркотикларга каршы айлыкта иң актив катнашкан 26 укучы Татарстан Республикасы Прокуратурасы исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Ю.В. Пухова һәм Татарстан Республикасы Прокурорының ярдәмчесе К.Р. Даишев катнаштылар.
“Черная полоса”- “Кара сызык” дип исемләнгән фильмны карау, шул фильм буенча фикер алышу балаларда зур һәм тирән тәэсир калдырды.
Смена ябылу тантанасында нәтиҗәләр ясалды, балаларга дипломнар тапшырылды, алар, үз чиратында, сменаны үткәрүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International