Урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты буларак йомгаклау иншасы (изложение) укучылар һәм экстернлар өчен 2025 елның 3 декабрендә, 2026 елның 4 февралендә һәм 8 апрелендә үткәрелә.
Татарстанда быел 3 декабрьдә йомгаклау иншасында (изложение ) быелгы елның 16 551 чыгарылыш укучысы катнашачак. Йомгаклау иншасына 16 367 чыгарылыш сыйныф укучысы, изложениегә 184 чыгарылыш сыйныф укучысы кертелгән.
Йомгаклау иншасы (изложение) җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башлана. Ул 3 сәгать 55 минут тәшкил итә (235 минут).
Катнашучылар мәктәптә бирелгән орфографик сүзлектән файдалана ала.