28 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казахстан Республикасының Алма-Ата шәһәрендә «National Chemical Batles 2025» химик көрәш буенча II Халыкара турнирның йомгаклау этабы узды.
Татарстан Республикасын яшь химиклар: Казан шәһәренең 131 нче лицееннан Гыйззәтуллина Регина, Гомыжов Никита, Шәмсетдинов Эльза һәм Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернатыннан Мастюков Камил тәкъдим иттеләр.
Татарстан командасы 400дән артык катнашучы арасында иң яхшысы булды һәм алтын медальләр яулады. Балалар Әл-Фәраби исемендәге Казахстан милли университетында фәнни стажировка, шулай ук Satbayev University грантлары алу мөмкинлеге алды.
Команда җитәкчеләре - Татарстан Республикасы җыелма командасы тренеры Курамшин Булат Камил улы һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицей лаборанты Хәсәншина Лия Илгиз кызы.