Балалар йортында тәрбияләнгән һәм МХОда катнашучы Никита Гапкаиров Казанда фатир алды

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

29 ноябрьдә Лениногорскида Лениногорск балалар йортының 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Юбилей кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина Казан шәһәрендәге төзекләндерелгән фатирдан балалар йортында тәрбияләнгән Никита Гапкаировка фатир ачкычы тапшырды.

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар категориясенә караган Никита ел дәвамында махсус хәрби операция зонасында булган. Хәзерге вакытта егет Казан югары танк команда училищесы курсанты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International