Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Кайбычта мәктәп автобусларын тикшерү нәтиҗәсендә җитешсезлекләр табылмаган
2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Кайбыч муниципаль районында 11 мәктәп автобусы 30 авылдан 6 мәктәпкә 395 баланы ташый. Татарстан Министрлар Кабинетының 2010 елның 3 августындагы “Мәктәп автобуслары маршрутларын ачу турындагы нигезләмәне раслау турында”гы карары буенча, балаларны мәктәп автобуслары маршрутлары буенча йөртү¬нең заказчысы – җирле үзидарә органнары. Бу норматив акт буенча мәктәп транспортының паспорты формасы расланган, аны тутыру, раслау таләпләре булдырылган. Эшчәнлек Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИе белән килештерелгән.
Район мәгариф бүлегендә мәктәп автобусларының торышы, эшчәнлеге мәсьәләләрен контрольдә тотучы баш белгеч Рамил Зиннәтуллин сүзләренә караганда, шоферларның сәламәтлеген, аекмы икәнлеген тикшерү өчен район үзәк сырхауханәсе белән килешү төзелгән. Килешү нигезендә махсус билгеләнгән медицина хез¬мәт¬кәре, авылларда фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре шоферларны җентекләп тикшерә. Чөнки берәр күңелсез хәл килеп чыкса, аңа рейска чыгарга рөхсәт биргән медицина хезмәткәре дә җавап тота.
Мәктәп директорларының техник күзәтү үткәрергә хокук бирүче таныклыклары бар, алар Тәтеш, Казанда оештырылган курсларда укып кайткан. Балалар йөртүче автобусларның “ГЛОНАСС + 112” спутник навигациясе системасы җиһазлары белән тәэмин ителүе автобусның кайда икәнлеген, тизлеген компьютердан күрсәтә. Шуңа да маршруттан читкә китә алмыйлар. Укучыларны ярышка, бәйге-фестивальләргә, олимпиадаларга башка шәһәр- районнарга алып барырга кирәк булса, моны район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе, мәгариф бүлеге начальнигы белән килештереп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, “ГЛОНАСС + 112” системасына хәбәр итәләр икән. Ерак юлга чыгар алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре өстәмә техник күзәтү оештыра. “ГЛОНАСС + 112” системасының төзеклеген контрольдә тоту өчен “Цифрлы куркынычсызлык” фирмасы белән килешү төзелгән. Автобуста система сафтан чыкса, алар килеп ремонтлый, ай саен тикшереп торалар.
Әлмәттә балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтенә бәйле рәвештә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы автобусларның төзеклеге, шоферларның эшчәнлеген тикшерү турында хат җибәргән. Шул хатка нигезләнеп, ЮХИДИ хезмәткәре, башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары мәктәп автобусларының торышына чираттан тыш тикшерү үткәргән. Анда транспорт чарасының техник хәле, “ГЛОНАСС” системасы булуы, шоферларның квалификациясе, юл документлары тикшерелгән, өстәмә инструктаж үткәрелгән.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
Илсур Һадиуллин йомгаклау аттестациясен эшкәртү буенча РЦОИ эше белән танышты
5 июньдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин Төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгендә (РЦОИ) булды.
9
июнь, 2026 ел
Татарстан студенты югары технологияләр чемпионатында көмеш медаль яулады
Раменский көллиятендә «Очу аппаратының бортындагы техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабы узды. Әлеге мөһим чарада Россиянең 10 төбәгеннән студентлар катнашты, алар арасында Татарстан Республикасы вәкиле — Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Матвей Пузырев та бар иде.
Җәйне файдалы итеп: мәктәп лагерьлары сезон ачтылар
Бүген, 9 июньдә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексындагы “Прогресс” күппрофильле лицейның мәктәп яны лагеренда булды. Лагерьда башлангыч сыйныфларда тәрбияләнүче 495 бала ял итә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсеннән 26 бала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз