23 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр «Костер» республика яшьләр үзәге базасында «ШУС. В ногу со временем!» мәктәп укучылары үзидарәсенең профильле сменасы узды. Ул "Без бергә" федераль проектының "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.
Смена үсеп килүче буында социаль әһәмиятле эшчәнлеккә кызыксыну уяту, гражданлык сәләтен формалаштыру юлы белән балаларның һәм яшүсмерләрнең гармонияле үсүен үстерү максатыннан узды.
Сменада Татарстан Республикасының 22 муниципаль берәмлегеннән 153 укучы катнашты.
28 ноябрьдә сменаның финалы булды. Чара азагында актив катнашучылар смена һәм "Костер" үзәге логотибы төшерелгән промо-материаллар һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Җирле үзидарә активистлары сменасы лидерлык сыйфатларын үстерү һәм балаларда гражданлык җаваплылыгын аңлау өчен уникаль мәйданчык булып тора. Ул муниципаль берәмлекләрдә (районнарда) алга таба гамәлгә ашырылу өчен идеяләр, фикерләр һәм проектлар белән алмашу мөмкинлеген бирә.