Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Проектта 80 меңнән артык кеше катнашты.
Быел республика этабына 1272 эш кергән. Яшь авторлар дүрт төп номинациядә ярыштылар: «Совесть – друг, коррупция – враг», «Знай и не допускай!», «Строим будущее без коррупции» һәм «Скажем коррупции "Нет!" на родном языке». Алар плакатлар, видеороликлар, иншалар һәм аппликацияләр җибәрделәр.
Жюри мәктәп һәм муниципаль этапларда 84 мең эш карады. Бу ике ел элек булганнан дүрт тапкырга күбрәк.
«Быел бездә юбилей, унынчы ел! Балалар кечкенәдән үк коррупциягә каршы көрәш темасы белән танышалар. Конкурста укучылар гына түгел, укытучылар, аларның әти-әниләре дә катнаша, - дип ачыклык кертте ТР Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша.
Һәр номинациядә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр - заманча гаджетлар тапшырылды.