2025/26 уку елында Россия мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәмен 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздыру планлаштырыла. РФ Мәгариф министрлыгы тиешле рекомендацияләрне илнең барлык субъектларына җибәрде.
Мәгариф оешмаларында соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре программасына Дәүләт флагын күтәрү һәм Россия Федерациясе Дәүләт гимнын башкару, күпбалалы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләү, шулай ук укучыларның ата-аналары, шул исәптән дәүләт бүләкләре алучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның чыгышларын кертү тәкъдим ителә.