13 декабрьдә Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей базасында Ч.Т. Айтматов исемендәге XI Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Ул күренекле язучының тууына 97 ел тулуга, шулай ук Россия Федерациясе белән Кыргызстан Республикасы арасындагы дуслык, бердәмлек һәм партнерлык турында декларациягә кул куюга 25 ел тулуга багышланган иде.
Конференцияне уздыруда, гадәттәгечә, Бишкәк шәһәренең Ч.Т. Айтматов исемендәге 63 нче мәктәп-гимназия дә актив катнаша. Чара кысаларында 121 нче лицей укучыларын һәм 63 нче гимназия укучыларын, Ч.Айтматовның туганнарын, шулай ук язучының әсәрләрендә уйнаучы актёрларны берләштергән «Казан-Бишкәк» видеокүпере булды.
2025 елда конференциянең төп этабында 16 секциядә эшләүче 223 кеше катнашты. Казан мәктәпләре укучыларыннан тыш, конференциядә Татарстан Республикасы муниципалитетларыннан балалар катнашты.
Конференциядә җиңүчеләр һәм призерлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнде.