13–14 декабрьдә «Дуслык» базасында «Телләр планетасы» III Республика лингвистика турниры узды.
Казаннан һәм Татарстан районнарыннан килгән 7–10 сыйныф укучылары (барлыгы 58 кеше) командаларга бүленделәр. Берничә тур дәвамында алар мультфильмнар тавышландырдылар, тарихи темаларга фикер алыштылар һәм үз командаларының шигарьләре белән таныштырдылар. Чара яңа «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына ярашлы рәвештә үткәрелә.
Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, аларга төрле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. Укытучы -остазларга катнашучыларны әзерләгән өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.