700дән артык яңартылган мәгариф объектлары, 22 яңа мәктәп һәм авыл мәктәпләрендә 508 «Үсеш ноктасы» булдырылган - 2019-2024 еллар чорында Татарстанда мәгариф өлкәсендә милли проектларны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләре шундый. Бу мәгълүматлар бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында тәкъдим ителде.
Министр урынбасары вазифаларын башкаручы -дәүләт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Фәрида Зәйнетдинова үз докладында ирешелгән нәтиҗәләргә җентекләп тукталды.
"Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектын финанслауның гомуми күләме республикада 5 млрд сумнан артып киткән.