2025 елның 7 ноябрендә Казанда һәм Чаллыда "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты кысаларында төзелгән ике яңа мәктәп ачылды, план буенча аларны кулланышка тапшыру 2027 елга гына билгеләнгән булган.
«Республика җитәкчелеге ярдәме һәм Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә быел ике гомумбелем бирү оешмасы вактыннан алда файдалануга тапшырылды. Бу бик яхшы күрсәткеч», - дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Җәмәгать советы утырышында ведомство башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Фәрида Зәйнетдинова.