Казанда 23 яшькә кадәрге күп балалы гаиләләрдән булган көндезге бүлектә укучы студентларны җир өчен салым түләүдән азат итәчәкләр. Карар Казан шәһәр думасының IV сессиясендә кабул ителгән.
Бу ташлама торак фонды объекты урнашкан салым түләүче теркәлгән бер җир кишәрлегенә кагылачак. «Әлеге ташлама социаль юнәлешкә ия һәм Россия Федерациясе Салым кодексына кертелгән үзгәрешләргә туры килә», - дип билгеләп үтте Казан башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин.