Киләсе елның гыйнварыннан Татарстанда укытучыларга ярдәм итүнең ике яңа чарасы эшли башлаячак. Бу хакта туры эфир вакытында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
"Бу арендага алынган торак өчен компенсацияләү. 350 укытучыга ай саен 20 мең сум түләү каралган. Мәктәпкәчә һәм мәктәп укытучылары, урта һөнәри белем бирү, өстәмә белем бирү укытучылары арасында билгеле бер квота биреләчәк», - диде ул.
Моннан тыш, 300 яшь укытучы 1 млн сумга торак сертификаты алачак, дип ассызыклады Мөҗипов.
Аның сүзләренә караганда, ул торакка беренчел взнос кертү яки торак сатып алуга ипотека түләве өчен каралган.