22 декабрьдә "Руднево" индустриаль паркында пилотсыз авиация системалары федераль үзәгендә, робототехника буенча беренче Ачык бөтенроссия технологик олимпиадасы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Анда РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.
Турнирда җиңүчеләрне һәм призерларны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко котлады.
Турнирда Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү, Пенза, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре укучылары җиңү яулады.
Ун төбәктән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Татарстан Республикасы, Мәскәү, Свердловск, Воронеж, Брянск, Чиләбе һәм Пенза өлкәләреннән 61 укучы призерлар булды.
Олимпиада финалында илнең 26 төбәгеннән 400дән артык югары сыйныф укучысы катнашты. Олимпиаданың йомгаклау этабы 16-22 декабрьдә "Руднево" индустриаль паркында пилотсыз авиация системалары федераль үзәге базасында узды. Практик тур вакытында укучылар дроннар ясаган һәм пилотсыз очкычларның автоном очышы өчен алгоритмнар эшләгән.
Ярышлардан тыш, катнашучылар өчен мәгариф, мәдәни һәм күңел ачу программалары, шулай ук инженерлык казанышларының технологик тамашасы оештырылган.