2026 ел мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

2026 ел Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде. Бу инициатива мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү нең сыйфатын күтәрүгә, балалар бакчалары инфраструктурасын яхшыртуга һәм педагогларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында бөтен ил буйлап балалар бакчаларында булу шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар узачак. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә, норматив-хокукый җайга салуны камилләштерүгә, оештыру-методик тәэмин итүгә, кадрлар потенциалын үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Төп бурычлар арасында - укыту һәм тәрбия чараларына экспертиза үткәрү тәртибен эшләү һәм раслау, тәрбия бурычларының нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлдерелгән мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартына үзгәрешләр кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International