12 гыйнварда Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы башлана. Анда илебезнең барлык төбәкләреннән укучылар катнашачак. Интеллектуаль турнирны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра.
Олимпиаданың төбәк этабы үзәк предмет-методик комиссияләр тарафыннан эшләнгән бердәм биремнәр буенча уздырыла. 9-11 сыйныф укучылары 24 фән буенча үз белемнәрен күрсәтәчәкләр.
Төбәк этабын уздыру сроклары:
12 гыйнвар - икътисад;
13, 15 гыйнвар - биология;
14, 16 гыйнвар - испан теле;
17, 19 гыйнвар - информатика;
20, 21 гыйнвар - тарих;
22, 23 гыйнвар - химия;
24 гыйнвар - рус теле;
26, 27 гыйнвар - итальян һәм кытай телләре;
28, 29 гыйнвар - җәмгыять белеме;
30, 31 гыйнвар - физика;
2, 3 февраль - математика;
4, 5 февраль - немец теле;
6, 7 февраль - экология;
9 февраль - әдәбият;
10 февраль - хокук;
12, 13 февраль - хезмәт (технология);
14 февраль - география;
16, 17 февраль - француз теле;
18, 19 февраль - инглиз теле;
20, 21 февраль - физик тәрбия;
24, 25 февраль - астрономия;
26, 27 февраль - Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре;
28 февраль - сәнгать (дөньякүләм сәнгать культурасы).