Мәгариф программасында быел берьюлы берничә үзгәреш көтелә. Мәктәпләрдә яңа фән барлыкка киләчәк, чит телне өйрәнүгә сәгатьләр кыскартылачак. БДИның төп чоры соңрак башлана. Ә тугызынчы сыйныф укучылары көллияткә керү өчен ике предметтан имтихан тапшыра алачак. Бу һәм башка үзгәрешләр турында тулырак мәгълүмат - «Татар-информ» материалында.
2026 елның 1 сентябреннән 5-7 сыйныф укучылары өчен яңа фән - "Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте" барлыкка киләчәк. Бишенче сыйныфта аны өйрәнүгә 17 сәгать, алтынчы һәм җиденче сыйныфларда - 34 сәгать каралган.
Россия Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, яңа мәктәп предметы балаларга һәм яшүсмерләргә дөньяга карашын формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Россия Мәгариф министрлыгы Россиянең барлык мәктәпләре өчен 2026/2027 уку елына 17 мәҗбүри предметның исемлеген билгеләде.
Ата-аналарның сайлавы буенча мәктәпләр "Икенче чит тел", "Туган тел" һәм "Туган әдәбият" программасын өстәргә мөмкин. Әмма моның өчен рус телендә белем бирүче мәгариф учреждениеләренең кирәкле ресурслары булырга тиеш.
Моннан тыш, быелның 1 сентябреннән мәктәпләрдә җәмгыять белемен бары тик тугызынчы сыйныфтан гына өйрәнә башлаячаклар.
5-7 нче сыйныфларда «Чит тел» не өйрәнүгә атнага ике сәгать вакыт биреләчәк, элек өч иде.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү расписаниесе расланды. БДИ тапшыру чоры, элеккеге кебек үк, өч этапка бүленгән: вакытыннан алда, төп һәм өстәмә.
Вакытыннан алда тапшыру этабы 20 мартта башлана һәм 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта төп этап быел июнь аеннан башланачак.
Быел үз көченә кергән закон нигезендә тугыз сыйныф укучылары, төрле сәбәпләр аркасында ОГЭ тапшырмаган һәм аттестат алмаган булса, бушлай һөнәр үзләштерә алалар, диде Мөҗипов.
Татарстан быел дүрт урынына ике фәннән ОГЭ тапшырып тәҗрибәгә кушылачак. 2025 елда бу тәҗрибәдә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсе катнашты.
Татарстанда 33 һөнәр һәм җиде белгечлек билгеләнгән, аларга тугызынчыны тәмамлаган аттестат белән ике имтихан тапшыру нигезендә укырга керергә мөмкин булачак.
1 сентябрьдән Россия югары уку йортлары яңа югары белем бирү системасына күчәргә тиеш. Бу датаны элегрәк Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков анонслады.