Татарстанда 2026 елда мәктәп укучыларын бушлай тукландыруга 3 млрд сумга якын акча тотылачк

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

2026 елда Татарстанда дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Бу хакта республиканың Финанс министрлыгы хәбәр итә.

Агымдагы елда бу максатларга 2,93 млрд. сум тоту планлаштырыла. Финанслауның бер өлеше федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә 1,58 млрд сум. Тагын 1,3 млрд сум Татарстан Республикасы бюджеты һәм җирле бюджетлар хисабына каралган.

Татарстан Республикасы финанс министрлыгында республика бюджетына федераль субсидия бирү турында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында килешү төзелгән, дип аныкладылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International