Мәгариф министрлыгында һава температурасы күпме булганда дәресләр үткәрелмәвен аңлаттылар

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Һава торышы кинәт салкынаю сәбәпле, Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмөскә мөмкин. Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләрне -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә -25 градус салкын булганда үткәрмәскә ярый. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шулай ук авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен дәресләрне -25 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә шул ук 5-9 сыйныф укучылары өчен дәресләрне -27 градус булганда үткәрмәскә киңәш ителә.

Моннан тыш, авыл мәктәпләрендә 10нчы һәм 11нче сыйныфларда -30 градус салкында, ә шәһәр мәктәпләрендә -32 градус салкында дәресләр уздырылмый.

Министрлыкта шулай ук температура -25 градус һәм аннан да салкынрак булганда балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә һәм муниципалитетлардан читкә алып чыкмаска киңәш иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International