ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның социаль челтәрләрен мониторинглау турындагы сүзләрне кире какты

2026 елның 6 феврале, җомга

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның социаль челтәрләрен мәҗбүри мониторинглау турындагы имеш-мимешләрне кире какты. Ведомство мониторингы балага тискәре йогынты ясарга мөмкин булган контентны ачыклауга гына юнәлдерелгән, дип хәбәр иттеләр Министрлыкның матбугат хезмәтендә.

«Борчылган ата-аналардан янәсе социаль челтәрләрдә мәктәп укучыларының аккаунтлары турындагы мәгълүматларны мәҗбүри җыю турында мөрәҗәгатьләр килә. Шуңа бәйле рәвештә бернинди мәҗбүри мәгълүмат җыю үткәрелми һәм планлаштырылмый, дип белдерәбез», – диелә хәбәрдә.

Министрлыкта аңлатуларынча, 5-11 сыйныф укучыларының цифрлы киңлек мониторингы деструктив контентны ачыклау өчен үткәрелә, өстәвенә бары тик ирекле нигездә һәм ата-аналар ризалыгы белән генә.

Мәгариф һәм фән Министрлыгы социаль челтәрләрдә кибербуллинг һәм эзәрлекләүләрдән, депрессив һәм суицидаль бергәлекләрдән, куркыныч гамәлләргә этәрүче «чакыру төркемнәреннән», экстремизмны, көчләүне яки асоциаль тәртипне пропагандалаучы бергәлекләрдән куркырга кирәклеген искәртте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International