Сергей Кравцов: 2026 «Абилимпикс» төбәк чемпионатларының ярышлар программасына беренче тапкыр яңа компетенцияләр кертеләчәк

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Мартта 2026 елның "Абилимпикс" төбәк чемпионатлары старт ала. Ярышлар гадәттәгечә Россия Федерациясенең барлык 89 субъектында узачак.

2026 елда төбәк компетенцияләре исемлегенә икътисад һәм социаль өлкәнең төп тармакларын үз эченә алган 238 юнәлеш керә, алар арасында цифрлы һәм мәгълүмат технологияләре, сәнәгать һәм инженерия, медицина һәм социаль эш, сервис һәм туризм, мәгариф, креатив индустрия, авыл хуҗалыгы, шулай ук халык кәсепләре һәм төбәк кухнясы.

Төбәк чемпионатларында беренче тапкыр 14 яңа компетенция тәкъдим ителәчәк.

“Абилимпикс” чемпионатын Һөнәри белем бирү институты Россия Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының “Професситет” федераль проекты кысаларында үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International