Татарстанда «Ел инновациясе 2025» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясендә «Студентлар стартабы», «Корпоратив инновация», «Интеллектуаль милек» номинацияләрендә ел саен уздырыла торган «2025 ел инновациясе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Бүләкләү тантанасында шулай ук Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Святослав Сорокин, Инновацияләргә ярдәм фонды генераль директоры Андрей Жижин, «Россия инновацион регионнары ассоциациясе» Россия Федерациясе субъектларының икътисадый багланышлар ассоциациясе директоры Александр Смекалин да катнашты.

“Ел инновациясе” конкурсын Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International