Уку елы башыннан Казан мәгариф системасына 460 яшь укытучы килде

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Бу уку елында Казанның мәгариф учреждениеләренә 460 яшь укытучы эшкә килгән, бу 2024 елга караганда 81 белгечкә күбрәк. Бүген шәһәр мәгариф системасында 35 яшькә кадәрге 1 мең 209 кеше эшли.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казанда яшь укытучылар өчен һәрьяклап ярдәм каралган. Әйтик, 2025 елның сентябреннән белгечләргә эшкә урнашканнан соң өч ел дәвамында ай саен 10 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнә.

Ярдәм чаралары торак мәсьәләсенә дә кагылачак. Яшь укытучыларга торакны арендалауга 20 мең сум күләмендә айлык түләү каралган. Моннан тыш, 300 аерым категорияле укытучы торак шартларын яхшыртуга сертификатлар алачак, аларның һәркайсы 1 миллион сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International