Татарстан Республикасында 2026 елның 8 февраленнән 12 февраленә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узган мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабына йомгак ясадылар.
Масштаблы интеллектуаль ярышта республиканың 37 муниципаль берәмлегеннән 420 сәләтле укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Казан, Яр Чаллы, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән районнары укучылары җиңүчеләр рәтендә.