IIV Бөтенрәсәй туган тел укытучылары бәйгесе узды

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
26 - 29 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Рәсәй Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Мәгарифне үстерү институтында IIV Бөтенрәсәй туган тел укытучылары бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә Рәсәй Федерациясенең 23 субъектыннан 24 ана теле укытучысы катнашты. Болар Башкортостан, Удмуртия, Дагыстан, Чувашия, Саха-Якутия, Хакасия һ.б. Татарстан республикасы данын яклап Яр Чаллы шәһәре 61 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Лилия Галимҗан кызы катнашты.
Бәйгенең төп максаты ана теле укытучыларының эш тәҗрибәләрен тарату, телне укытуда инновацияләрне ачыклау һәм тәкъдим итү, укытучы һөнәренең престижын арттыру. Лилия Галимҗан кызының чыгышы хөкемдарлар тарафыннан тирән эчтәлекле һәм кызыклы диеп бәяләнде. Иҗади презентациясендә Лилия Галимҗан кызы татар теленең байлыгы турында гына түгел, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары һәм татар халкының милли киемнәре турында да сөйләде. Бәйгенең төп сынавы – туган тел укыту буенча мастер-класс уздыру булды. 29 ноябрь көнне Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасында бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Лилия Галимҗан кызы III дәрәҗәдәге мактау грамотасы, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук, “Дрофа” нәшриятының махсус бүләгенә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International