Татарстан мәктәпләрендә яшь укытучылар саны әкренләп арта бара, әмма кадрлар кытлыгы проблемасы саклана. Уку елы башына укытучылар һәм тәрбиячеләргә ихтыяҗ 2 мең кешедән артып киткән. Төгәлрәк - «Татар-информ» материалында.
Татарстанда яшь укытучыларны мәктәпләргә җәлеп итү буенча уңай тенденция күзәтелә. 2025/2026 уку елында 35 яшькә кадәрге укытучылар өлеше 20%тан 20,4%ка кадәр артты, дип сөйләде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина кичә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында үткән ведомствоның халык алдындагы максатлары һәм бурычлары турында фикер алышуда.
Хәзер Татарстанның мәгариф системасында 77 меңгә якын педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 32 меңнән артыгы мәктәп укытучылары һәм 14 мең тәрбияче. Мәктәптә педагогларның уртача яше 47-48 яшь.
Гатауллина сүзләренчә, "педагогик корпусның шактый санда булуына карамастан”, квалификацияле кадрлар җитмәү проблемасы һаман да кала бирә. Бу уку елы башына педагогик хезмәткәрләргә ихтыяҗ 2,7 мең кешегә җитте. Шул исәптән 1,4 мең укытучы һәм 611 тәрбияче җитми. Татарстанда укытучылар җитмәү проблемасы профильле вузларны, көллиятләрне һәм техникумнарны тәмамлаучылар хисабына хәл ителә, дип ачыклык кертте Гатауллина.
"Шәһәр мәктәпләрендә бездә физика, математика, рус теле һәм әдәбияты, химия, биология укытучылары җитми. Әлбәттә, белгечләр әзерләнә. Өч ел дәвамында яшь укытучыларның 32%ы мәгариф системасыннан китә. Бу коточкыч. Һәм менә шулай кадрлар китү булмасын өчен, җитди ярдәм чаралары күрелә ", - дип йомгаклады министр.