Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Коррупция дигән явызлыкка көрәш башлаган балалар һәм яшүсмерләр Казан Кремленә җыелды
2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Дөресрәге, биредә ришвәтчелеккә каршы республика күләм оештырылып килүче иҗади конкурс җиңүчеләрен һәм номинатларын тәбрикләделәр.
Татарстанда бу бәйге инде өченче ел уздырыла. Быелгы җиңүчеләрне җыйган тантаналы чарада лауреатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Cәфәров, республика буенча баш федераль испектор Ренат Тимерҗанов котлады.
Кремльнең яшь кунакларын Президент исеменнән Әсгать Сәфәров сәламлады.
“Балалар кечкенә чактан ук әхлак нормаларын белеп тәрбияләнергә тиеш. Сезнең хезмәтләрегезне карап чыкканнан соң, андагы эчкерсезлек, фикер агышы, үткенлек күзгә ташланды. Һәрберсендә коррупциягә булган нәфрәтегез чагыла. Конкурска иҗади якын килә белгәнегез һәм битараф булмаганыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Коррупциягә каршы көрәштә сез дә үз өлешегезне кертәсез”, - дип, җәмгыятебездә тамыр җәйгән коррупциянең тискәре якларын санап узды ул. Бу юнәлештә дәүләт тә, кешеләр үзләре дә актив катнашырга тиеш, дип саный Сәфәров.
Агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында Татарстан мәктәпләрендә ришвәткә каршы тематиканы алга сөргән 3 конкурс узды. V-XI сыйныф укучылары “Ил киләчәге – минем кулларда!” дигән темага инша язды (222 хезмәт). Милли мәктәпләр арасында үз туган телләрендә “Корруциягә - “Юк!” дибез” дигән темага инша язылды. Монда барлыгы 10 телдә 85 хезмәт алынган.
“Гадел яшәргә кирәк!” бәйгесендә балалар рәсемнәре ярышты. Быел бу конкурска 392 рәсем кабул ителгән. Хезмәтләр рәсем, коллаж, аппликация, плакат номинацияләрендә бәяләнде. Шулай ук быел студентлар арасында да “Коррупциягә каршы, закон сагында” конкурсы оештырылган иде.
Һәрбер иҗади хезмәт таләпчән жюри тарафыннан бәяләнде. Җәмгысе финалга 38 конкурсант узды. Җиңүче укучылар һәм аларның педагоглары Әлки, Алексеевски, Арча, Әлмәт, Балтач, Баулы, Буа, Бөгелмә, Зәй һәм башка районнардан килгән иде.
Ютазыдан килгән IV сыйныф укучысы Алия Ильясова “Гадел яшәргә кирәк!” конкурсында (I-IV сыйныф төркемендә) I урынга лаек дип табылды. Бәйгегә кыз “Я сама” дигән тирән мәгънәле рәсем тәкъдим иткән. “Минем рәсемдә бер кыз бала дөрес яшәп, Президент дәрәҗәсенә ирешкән. Иң беренче мин районда җиңдем. Менә хәзер республика буенча да җиңдең диделәр. Минем уйлавымча, һәрбер кеше гадел яшәргә тиеш, шул чагында гына кеше чын уңышларга ирешә ала”, - дип сөйләде Алия. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Теләсә нинди авыруны да дәвалап булган кебек, ришвәт алучы, кәкре куллардан да арынырга мөмкин дигән фикер яңгырады проект авторларыннан. Балаларны коррупциягә каршы көрәшкә җәлеп итү сәеррәк тоелса да, Казан Кремле диварларында урын алган рәсемнәр һәрбер түрә кабинетына эленсә, зыян итми калмас иде, анысы.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
Илсур Һадиуллин йомгаклау аттестациясен эшкәртү буенча РЦОИ эше белән танышты
5 июньдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин Төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгендә (РЦОИ) булды.
9
июнь, 2026 ел
Татарстан студенты югары технологияләр чемпионатында көмеш медаль яулады
Раменский көллиятендә «Очу аппаратының бортындагы техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабы узды. Әлеге мөһим чарада Россиянең 10 төбәгеннән студентлар катнашты, алар арасында Татарстан Республикасы вәкиле — Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Матвей Пузырев та бар иде.
Җәйне файдалы итеп: мәктәп лагерьлары сезон ачтылар
Бүген, 9 июньдә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексындагы “Прогресс” күппрофильле лицейның мәктәп яны лагеренда булды. Лагерьда башлангыч сыйныфларда тәрбияләнүче 495 бала ял итә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсеннән 26 бала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз