Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Хәзер “өчле”гә укучы студентлар да стипендия ала башларга мөмкин
2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы стипендияләрне сессия нәтиҗәләренә карап кына түгел, ә семестр дәвамында өлгерешне дә исәпкә алып түләргә тәкъдим итте. Казан вузларында исә әлеге башлангычка төрлечә карыйлар.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елдан студентларның өлгерешен яңача бәяләргә, ягъни студентларга куелган билгеләрнең уртача арифметик билгесен исәпләп чыгарырга тәкъдим итә, ә ул бюджет исәбенә укучы студентларның уртача баллыннан ким булмаска тиеш. Уртача балл ай саен стипендиягә дәгъва итү өчен минималь бусага булып торачак. Әлеге башлангычның авторлары фикеренчә, имтиханда начар билге куелган очракта да, студент семестр дәвамында профильле фәннәр буенча яхшы укуы белән үзен аклый алачак. Искәртеп узабыз, 2013 елның октябреннән Россиядә академик стипендиянең минималь күләме аена 1340 сум тәшкил итә һәм бары тик “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә укучыларга гына түләнә.
Казан энергетика университетында “өчле”гә укучыларны стипендия белән куандыруга уңай карыйлар.
- Бездә сессияне бер “өчле”гә тәмамлаган студентлар шактый күп. Аңлашыла ки, шул сәбәпле акчадан мәхрүм калу аларны бик рәнҗетә. Әмма ел азагына университетның стипендия фондында файдаланылмаган акчалар кала. Нәтиҗәдә, әлеге акчалар уку алдынгылары арасында бүленә. Ә бит студентларның яртысы бөтенләй стипендиясез яши, - ди КДЭУның укыту-методика идарәсе җитәкчесе Сирена Зарипова.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә университетның көндезге бүлегендә укучы 6000 студентның 48 проценты стипендия ала. Ударникларга ай саен - 1340 сум, “бишле”гә генә укучыларга 5000 сум һәм аннан да күбрәк стипендия түләнә. Фән, спорт һәм мәдәни-иҗтимагый эшчәнлектәге казанышлар өчен исемле, хөкүмәт яки президент стипендияләрен алучыларныкы 20 мең сумнан да артып китә!
Казан аграр университетында бюджет исәбенә белем алучы 1800 студентның 67 проценты стипендиягә көн күрә. Ударникларга академик минимум, “бишле”гә генә укучыларга 50 процент өстәмә каралган (2000 сум). Вузда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа башлангычын ике төрле бәялиләр.
- Бер яктан, студентларны сессия нәтиҗәләре буенча “өчле” чыккан өчен стипендиядән мәхрүм итсәләр, аларда тырышып уку өчен стимул уяныр иде, икенче яктан, стипендия - ач студентка ярдәм итүнең бердәнбер ысулы, - дип фикер йөртә КДАУның укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры Булат Җиһаншин.
Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе җитәкчелеге дә “өчле”гә укучыларга стипендия бирү яклы.
- Әгәр стипендия фондының күләме түләргә мөмкинлек бирә икән, һичшиксез, түләргә кирәк, - ди вуз проректоры Ринат Халитов. – Биредә укуга салкын караучылар турында сүз бармый, әлбәттә, ә төрле сәбәпләр - репетицияләрдә, бәйгеләрдә катнашу сәбәпле, теге яки бу дәресне калдырган студентлар күз уңында тотыла. Бүген бездә бюджет исәбенә укучы 560 студентның 70 проценттан артыгы стипендия ала.
Әйтергә кирәк, дәүләт вузларындагы стипендия фонды федераль акчалардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан формалаштырыла.
- Вузларга стипендияне кемнәргә һәм ничек түләүне үзләренә мөстәкыйль хәл итү хокукын бирү дөрес булыр иде, - дип саный Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КАИ) белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Николай Маливанов. - Чөнки авиация һәм машина төзелеше кебек белгечлекләрдә яхшы билгеләренә генә укуы бик авыр. Андагы “өчле” җиңелрәк фәннәрдән алган ике “бишлегә” тиң. Бу үзенчәлекләрне, кемнең чыннан да стипендиягә лаек икәнлеген вуз үзе генә белә. Моннан тыш, студентларның күпчелеге өчен бүгенге стипендиянең күләме яхшы билгеләренә генә укырга этәргеч бирми. “Бишле”гә генә укучы ун ай белем алган өчен күпме алачак соң? 20 меңгә якын. Андый стипендиягә яшәп буламы? Шуңа күрә студентлар эшләргә мәҗбүр, ә моннан, әлбәттә, укуга зыян килә.
Хәзерге вакытта Туполев исемендәге КИТТУда бюджет исәбенә укучыларның 50 проценты стипендия ала (вузда дәүләт исәбенә 6000 якын студент укый). БДИда йөз балл җыйганнарны үзенә җәлеп итәр өчен, университет быел өстәмә акча тапкан: беренче курс студентларына ай саен 5000 сумга якын стипендия билгеләгән.
Ә менә Казан медицина университетында “өчле”гә укучыларга стипендиягә өметләнәсе дә юк.
- Бездә ректорның катгый карары бар: булачак табиб “өчле” яки “икеле”гә укырга тиеш түгел. Табиб яртылаш кына белгеч була алмый бит. Ул кешеләрнең сәламәтлеге өчен җавап бирә, - дип аңлата КДМУның студентлар профкомы рәисе Павел Зиновьев. - Моннан тыш, безнең вуз Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына карый, шуңа күрә Мәгариф һәм фән министрлыгының башлангычы безгә кагылмый.
Хәзерге вакытта күпме студентның стипендия алуын вузда әйтергә теләмәделәр.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
Илсур Һадиуллин йомгаклау аттестациясен эшкәртү буенча РЦОИ эше белән танышты
5 июньдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин Төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгендә (РЦОИ) булды.
9
июнь, 2026 ел
Татарстан студенты югары технологияләр чемпионатында көмеш медаль яулады
Раменский көллиятендә «Очу аппаратының бортындагы техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабы узды. Әлеге мөһим чарада Россиянең 10 төбәгеннән студентлар катнашты, алар арасында Татарстан Республикасы вәкиле — Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Матвей Пузырев та бар иде.
Җәйне файдалы итеп: мәктәп лагерьлары сезон ачтылар
Бүген, 9 июньдә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексындагы “Прогресс” күппрофильле лицейның мәктәп яны лагеренда булды. Лагерьда башлангыч сыйныфларда тәрбияләнүче 495 бала ял итә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсеннән 26 бала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз