Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Ютазыда районның яшь укытучылары җыелышып-киңәште
2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Ютазы районының 1 нче Биектау мәктәбе актлар залында районның яшь укытучылары җыелышы узды. Ул мәгариф бүлеге инициативасы белән яшьләрнең икътисади һәм социаль активлыгын арттыру максатында оештырылды.
Киңәшмәне Биектау районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова алып барды. Аның сүзләренә караганда, районда 30 яшькә кадәрге яшьләр күп, әмма, ни кызганыч, алар үзләрен күрсәтергә атлыгып тормыйлар. Шуңа күрә бүгенге яшьләрнең ни белән шөгыльләнүен, аларны ниләр кызыксындыруын белү максаты белән шушындый очрашу оештырырга дигән карар кабул ителә. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр: “Район тормышын киләчәктә нинди итеп күрәбез? Моның өчен без ниләр эшли алабыз? Безнең активлыгыбыз нәрсәдә чагыла?”
Ләйсән Илгизовна сүзләренә караганда, бүгенге көндә районда җәмәгать оешмаларының активлыгына кагылышлы хәл җиңелләрдән түгел. Дөресен генә әйткәндә, алар эшләмиләр, 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәргеләр үзләрен берничек тә сиздермиләр. Районда берничә эшләүче җәмәгать оешмасы бар, болар – сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, җәмәгатьчелек советы. Әмма болар гына аз.
Аннары җыелышта катнашучы укытучылар үзләренә билгеле булган җәмәгать оешмалары һәм сәяси партияләр турында сөйләделәр, шулай ук бүгенге яшьләр актив, максатчан, кызыксынучан булып үсәләр, дигән нәтиҗә чыгардылар. Укытучыларның бурычы – шушы активлыкка ярдәм итү, яшьләрне үзләре яшәгән төбәк белән кызыксындыру.
Биектау районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова җәмәгать активлыгын күрсәткән очракта яшь белгечләр файдалана ала торган мөмкинлекләр турында сөйләде. Яңа елдан башкарма комитетта кадрлар резервы булдырылачак, анда белемле, актив 40 яшькә кадәрге кешеләр керә ала. Әгәр дә кеше үзен 2015 елга кадәр күрсәтә икән, ул депутатлыкка кандидат була ала. Шулай ук җәмәгатьчелек советы һәм халыклар ассамблеясы да бар. Теләк булганда боларның барысы белән дә шөгыльләнергә мөмкин.
Әлбәттә, һәр җәмәгать оешмасына җаваплылык, өстәмә эш йөкләнә. Әмма яхшы эшләр өчен күрсәтелә торган грант ярдәме турында да онытырга ярамый.
Соңыннан яшь укытучылар бергә ешрак җыелырга, танышырга, өйрәтә торган тренинглар уздырырга кирәк, дигән тәкъдим ясадылар.
Очрашуга шулай ук “Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе” рәисе урынбасары Эльмира Сабирҗанова да килде, ул үзенең оешмасы һәм аның авыл яшьләренә бирә торган мөмкинлекләре турында сөйләде.
– Әлеге оешма сезнең турыда һәм сезнең өчен, – диде Эльмира Сабирҗанова. – Региональ җәмәгать оешмасы Татарстан районнарында яшәүче яшьләр белән эшли һәм бүген үз сафларында 195,2 мең яшь кешене исәпли. Бу республикадагы авыл халкының 20,7 процентын һәм Татарстан Республикасындагы барлык яшьләрнең 21,6 процентын тәшкил итә. Берләшмәнең төп максаты – авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын күтәрү.
Оешма авыл яшьләренең социаль, белем бирү һәм эшмәкәрлек инициативаларын яклау, авыл яшьләренең үсешенә, патриотлык хисен тәрбияләүгә булышырга тиеш.
“Аграр яшьләр берләшмәсе” хәзерге вакытта “2011-2015 елларга Татарстан Республикасының авыл яшьләре” дигән озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыра. Аның кысаларында авылда яшәүче яшьләргә консультацияләр уздыруның электрон хезмәте, компьютер белеме нигезләренә дистанцион юл белән төшендерү, социаль проектлау, бизнес-планлаштыру системасы булдырылачак.
Урыннарда, район үзәкләрендә һәм җирлекләрдә программаны “Аграр яшьләр берләшмә”сенең район бүлекчәләре һәм башлангыч оешмалары тормышка ашыра. Бүгенге көндә алар республиканың барлык районнарында да диярлек оештырылган һәм эшлиләр.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
Татарстанлылар «Профессионаллар» чемпионаты финалында чыгыш ясаячак
Татарстан Республикасы вәкилләре һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалында катнашачак.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында МХОда катнашучыларның балаларына ярдәм чараларын атадылар
Татарстанда МХОда катнашучыларның балалары университетларга укырга кергәндә ярдәм ала, шулай ук мәктәпләрдә ике тапкыр һәм көллият һәм техникумнарда көндезге бүлектә укучы студентлар өчен бер тапкыр бушлай кайнар ашау каралган.
Бөтенроссия физкультура укытучылары съезды башланды
Тула өлкәсендә 18 майда Бөтенроссия физкультура укытучылары съезды үз эшен башлап җибәрде.
Булачак укытучылар өчен «Будь учителем» педагогик белем бирү навигаторы эшли башлады
Абитуриентлар өчен «Будь учителем» навигаторы ачык. Порталда көллият яки югары уку йортын сайларга, һөнәри үсеш мөмкинлекләре турында белергә, шулай ук укытучылар җәмгыятенең уңышлы вәкилләре тарихы белән танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз