2013 елның 2 декабреннән 10 декабренә кадәр “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге экология, биология, химия һәм география фәннәрен интенсив өйрәнүче укучылар өчен үзенең ишекләрен ачты

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
2013 елның 2 декабреннән 10 декабренә кадәр “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге экология, биология, химия һәм география фәннәрен интенсив өйрәнүче укучылар өчен үзенең ишекләрен ачты.  Укучылар Мәскәү шәһәреннән Г.А.Носов, А.А.Агапова һәм Казан вузларыннан килгән укытучыларның дәресләрендә булдылар. Смена барышында шулай ук Казан федераль университеты экология буенча дәресләр оештырды. Әлеге дәресләрдә укучыларның тикшеренү эшләре турында фикер алышу, системалы мәсьәләләр чишү оештырылды.
Кичен укучыларны кызыклы күңел ачу чаралары көтә иде. “Угадай мелодию”музыкаль бәйгесе, “Своя игра” интеллектуаль уены укучыларда бигрәк тә уңай тәэсирләр калдырды.
“Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге хезмәткәрләренең тырышлыгы, кышкы урман, тәмле ашлар укучыларга иң катлаулы мәсьәләләрне дә чишәргә булышырлык уңай шартлар тудырды.
Безнең призерларыбызга алган яңа белемнәре тагы да югарырак дәрәҗәдәге олимпиадаларда тагы да зуррак урыннар яулар өчен ярдәм итәр дип ышанабыз. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International